Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Россиянең һәм Татарстанның Халык артисты Ринат Таҗетдинов белән очрашу узды

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

20 гыйнварда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең зур уку залында «Театр кунакханәсе»нең чираттагы утырышы – Россиянең һәм Татарстанның Халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Камал театры артисты Ринат Таҗетдинов белән очрашу узды.   

Бу иҗат кичәсе Камал театры белән Милли китапханәнең уртак чаралары циклын дәвам итте.

Ринат Таҗетдинов белән очрашуга аның иҗатын яратучы тамашачылар, хезмәттәшләре, китап һәм сәнгать сөючеләр килгән иде. Кичәне артистның иҗатына зур бәя биреп, җылы сүзләр белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстан Республикасының Халык шагыйре Разил Вәлиев ачып җибәрде. 

Кичәгә килгән тамашачы зур кызыксыну белән Р. Таҗетдиновның үз тормыш юлы, иҗаты турында сөйләвен тыңлады, ул уйнаган төрле спектакльләрдән өзекләр карады.

 «Ринат Таҗетдинов: хатирәләр, уйланулар, интервьюлар» китабы авторы  Юныс Сафиуллин аны чыгару өчен материал туплаганда килеп туган кайбер кызыклы хәлләр һәм тәэсирле очрашулар турында бәян итте. Бу китапта Камал театрына үзенең ярты гасыр иҗат гомерен багышлаган, әле бүген дә аңа хезмәт итүен дәвам итүче зур артист язмышы турында сөйләнә.

Артистның дуслары, хезмәттәшләре дә бик җылы сүзләр белән чыктылар.

Камал театры артистлары һәм хезмәткәрләре башкаруында төрле музыкаль номерлар  Кунакханә кунакларының күңеленә шулай ук хуш килде. 

Кичә ахырында Ринат Таҗетдинов үзе турындагы китапка култамга салды, ул Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондына тапшырылды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International