Бүген «Гыйнвар кичәләре-2014» балалар сәнгать фестивале ачылачак

2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

22 гыйнварда Казан консерваториясе каршындагы Урта махсус музыка мәктәбе залында «Гыйнвар кичәләре-2014» балалар сәнгать фестивале ачылачак.  

Балалар фестивале олылар өчен  уздырыла торган «Святослав Рихтерның декабрь кичәләре» дәвамы буларак гамәлгә куелды, шуңа да әлеге проектның да нигезендә музыканы, рәсем сәнгатен һәм сәнгатьнең башка төрләрен берләштереп тәкъдим итү кулланыла.  Бу  фестиваль сәнгатьнең төрле өлкәләрендә иҗат эше белән шөгыльләнүче талантлы балаларны берләштерә. Әлеге кичәләрдә сәхнә түрендә балалар хуҗа булганлыктан, «олылар» кичәләреннән аермалы буларак, анда кырыс тәртип хөкем сөрми, бәлки тамашада уен элементлары да бик теләп файдаланыла. 

Быелгы фестивальнең темасы – Г.Х. Андерсенның «Суык патшабикә» әкияте. Анда Казанның төрле музыка уку йортлары укучылары катнаша.

Фестивальнең программасы:

Әлеге фестивальгә теләгән һәркем кертелә.

Шул ук вакытта Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында һәм Казан Кремлендәге Табигать тарихы музеенда фестивальдә катнашучы балаларның рәсемнәреннән күргәзмә оештырылачак. Яшь рәссамнарның эшләре белән  30 гыйнварга кадәр хозурланырга мөмкин булачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International