«Россия милләте бердәмлеген ныгыту һәм Россия халыкларының этномәдәни үсеше (2014-2020 еллар)» федераль максатчан программасына туры китерү максатларында алданрак расланган «2014 – 2016 елларга Татарстан Республикасы дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» программасы урынына (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 9 октябрендәге карары, № 742) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 18 декабрендәге 1006 номерлы карары белән «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасының яңа редакциясе расланды.
Программаның дәүләт заказчысы-координаторы – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.
Программаны гомуми финанслау суммасы 292,8 млн. сум тәшкил итә.
Яңа редакциядә Программаны ике этапта тормышка ашыру каралган: I этап (2014 – 2016 еллар) һәм II этап (2017 – 2020 еллар).
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте