Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Казахстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, профессиональ фотограф Рәфгать Хәлиловның шәхси күргәзмәсе ачыла

2014 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

23 гыйнварда Татарстан Республикасы халыклар дуслыгы йортының Тантаналар залында Казахстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, профессиональ фотограф Рәфгать  Хәлиловның шәхси күргәзмәсе ачыла.  

 «Казахстан далаларыннан искән дуслык җиле» дип аталган күргәзмәдә цифрлы эшкәртелмәгән йөздән артык фотосурәт куелган.  Биредә күренекле сәяси эшлеклеләр, шагыйрьләр, язучылар, артистлар, милли диаспоралар вәкилләре портретлары да бар. Казанга багышланган серия дә тәкъдим ителә.

Хөрмәтле журналистлар! Сезне 23 гыйнварда 16 сәгатьтә әлеге күргәзмәнең ачылышына чакырабыз.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International