2013 елда Түбән Кама татар драма театры спектакльләрен 25 меңнән артык кеше караган.
Түбән Кама театры узган елда биш премьера чыгарган. Туфан Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре» пьесасы буенча эшләнгән «Гөргөри кызын бирә» музыкаль комедиясе, Николай Угарин пьесасы буенча «Ярсыз ярлар» спектакльләре тамашачыларда аеруча зур кызыксыну уяткан.
«Ярсыз ярлар», «Хәерле юл!» (Илгиз Зәйниев) спектакльләре белән театр «Һөнәр» V халыкара фестивалендә катнашты.
Кышкы каникуллар алдыннан театр нәни тамашачыларга Разил Вәлиев пьесасы буенча кулган «Шомбай маҗаралары» спектаклен тәкъдим итте. Шушы ук тамашаны театр шәһәр мәктәпләрендә дә күрсәтте.
2013 ел дәвамында театр сәхнәсендә 203 спектакль уйналган. 40 спектакль гастрольләрдә һәм театрдан читкә чыгып күрсәтелгән. Узган елда театр труппасы Казанга, Кама Тамагына, Буага, Чаллыга, Әлмәткә гастрольләргә чыккан, төрле шифаханәләрдә спектакльләр күрсәткән.
Декабрьдә театр Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләренә ярдәм грантын алды:
«Үз һөнәренең остасы» номинациясендә театрның баш режиссеры Рөстәм Галиев бүләккә лаек булды.
«Перспектива» номинациясендә грант артист Гүзәл Шәмәрдановага бирелде.
Хәзер труппа Рөстәм Галиевның «Зират каргасы» дигән пьесасы буенча яңа спектакль әзерли.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте