21 гыйнварда 11 сәгатьтә Камал театрында (301 бүлмәдә) Әлмәт татар драма театрының Казанда узачак гастрольләренә багышланган матбугат конференциясе була .
Әлмәт татар драма театры гастрольләре 4 февральдән 8 февральгә кадәр Камал театры бинасында узачак.
Конференциядә катнашалар:
• Фәридә Исмәгыйлева – Әлмәт театрының директоры ;
• Ильяс Гәрәев – Әлмәт театрының баш режиссеры, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре;
• Илфир Якупов – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры директоры.
Әлмәт театры татар классиклары пьесалары буенча куелган спектакльләр премьералары тәкъдим итәчәк. Таҗи Гыйззәтнең «Кыю кызлар», Хәй Вахитның «Күк капусы ачылса» спектакльләре шундыйлардан. Бу спектакльләр һәм Илгиз Зәйниевның «Кардәшләр», «Әрем исе» спектакльләре Камал театрының зур сәхнәсендә уйналачак.
Кече сәхнәдә тамашачылар Бертольд Брехтның «Туй», Уильям Шекспирның «Ромео һәм Джульетта» спектакльләрен, шулай ук Туфан Миңнуллинның балалар өчен язган әсәрләре буенча куелган спектакльләрне карый алачаклар.
Гастрольләр 8 февральдә театральләштерелгән концерт белән тәмамланачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте