31 гыйнварда С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗда «The Beatles»ның иң яхшы җырлары

2014 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

31 гыйнврда 18 сәгать 30 минутта С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында үзенчәлекле концерт булачак.  Япониядән килгән  пианист  Аки Такахаши легендар «The Beatles» төркеменең популяр җырларына дөнья композиторлары аранжировкаларыннан төзелгән үзенчәлекле концерт тәкъдим итә. Анда Татарстан композиторлары аранжировкалары да башкарылачак.

Аки Такахаши – күренекле япон пианисты, ул төрле илләрдә концертлар бирә.  Күп кенә мәртәбәле исемнәр һәм бүләкләр иясе.  Барлык тәнкыйтьчеләр дә бер тавыштан аның иҗатында заманча музыканың  үзенчәлекле яңгыраш алуын билгелиләр. Джон Кейдж, Мортон Фельдман, Исан Юнь, Питер Гарлэнд, Сомэй Сато һәм пианистның энесе Юджи Такахаши – Акига багышлап әсәрләр иҗат иткән композиторларның болар берничәсе генә. Шулай ук ул композиторлар Мортон Фельдман, Ксенакис, Такэмицу, Кейдж, Акир Нишимур әсәрләрен дискка яздырды.

Иҗатында иң күренекле проектларның берсе  – 4 компакт дискта «The Beatles» җырлары аранжировкаларын яздыру. Әлеге проектта дөньяның төрле илләре композиторлары катнашты. Алар арасында: Кейдж, Такэмицу, Терри Райли, Пер Норгаард, Фредерик Ржевски, Элвин Керрэн, Элвин Лучер, Kaйя Саариахо, Полин Оливерос, Зигмунт Крауце, Тан Дан, Кристиан Вольфф һәм Рюичи Сакамото. Коллекция «Гипер Битлз» (Toshiba EMI) дип атала, аның беренче альбомы «The New York Times» газетасы тарафыннан «1990 елда иң яхшы CD» дип танылды.

Телефон – 238-39-10.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International