19 гыйнварда Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында өченче тапкыр Корея мәдәниятенә багышланган тантаналы концерт булды.
Казанга Көньяк Кореядән Татарстан белән танышу максатларында рәсми булмаган делегация килде. Аңа галимнәр, сәнгать эшлеклеләре, зур булмаган фирмалар менеджерлары һәм хуҗабикәләр кергән. Татарстан башкаласы белән танышудан тыш, кореялеләр баштан ук Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында булу турында килешкәннәр иде.
Концертта тамашачылар Кореянең күпгасырлык һәм бай тарихы, мәдәнияте белән танышу мөмкинлегенә ия булдылар.