Алабугада "Ребро Адама" дип аталган Халыкара рәсем сәнгате проекты старт алды

2009 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе

14 нче гыйнварда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында «Ребро Адама» Халыкара рәсем сәнгате проекты эшли башлады.

Проектта Россия һәм регионнарның рәссамнар берлеге әгъзалары, Казан, Уфа, Оренбург, Самара, Пенза, Йошкар-Ола, Алабуга, шулай ук Төркиянең Сафранболу шәһәреннән рәссамнар катнаша. Төркия делегациясен Сафранболу шәһәренең район башлыгы Гекхан Аздҗан әфәнде җитәкли.

15 нче гыйнварда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Күргәзмәләр залында генеарль директор Гөлзада Руденко проектта катнашучылар белән очрашты. Катнашучылар бу көнне Алабуга рәсем сәнгате мәктәпләрендә укучылар өчен остаханәләр оештырды.

16 нчы гыйнвар көнне сәгать 15.00 тә Алабуга музей-тыюлыгының И.И.Шишкин исемендәге Сәнгать галереясендә ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, ТР Атказанган сәнгать эшлеклесе, “Рухият” фонды лауреаты Рабис Сәләховның шәхси күргәзмәсе ачыла. Шушы ук көнне инде гадәткә кергән “Капустник” (“Кәбестә көне”) – Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы белән аеруча актив хезмәттәшлек иткән рәссамнар белән иҗади очрашу да үтәчәк.

19 нчы гыйнварда сәгать 16.00 тә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Күргәзмәләр залында «Ребро Адама». Халыкара рәсем сәнгате проекты эше нәтиҗәләре буенча күргәзмә ачыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International