“Кышкы палитра” рәсеме буенча үткәрелгән конкурс нәтиҗәләре

2009 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Казанда яшь рәссамнарның “Кышкы палитра” рәсеме буенча үткәрелгән Республика конкурсына йомгак ясалды. Бәйге ике категория буенча: Татарстан сәнгать мәктәпләренең 3 нче һәм 4 нче сыйныфы укучылары арасында үткәрелде.

Җиңүчеләр:

1 категория – 3 нче сыйныф укучылары:

I урын – Тимофеев Илья (Түбән Кама шәһәренең 1 нче Балалар рәсем сәнгате мәктәбе);

II урын – Блаченова Екатерина (Казань шәһәренең 6 нчы Балалар рәсем сәнгате мәктәбе);

III урын – Рәхимова Эльвира (Чаллы шәһәренең 1 нче Балалар рәсем сәнгате мәктәбе).

2 категория – 4 нче сыйныф укучылары:

I урын – Нәҗмиева Алинә (Лениногорск шәһәренең М.Х.Хәертдинов исемендәге Балалар рәсем сәнгате мәктәбе);

II урын – Касаткина Регина (Чаллы шәһәренең 1 нче Балалар рәсем сәнгате мәктәбе);

III урын – Шамионов Наил (Казан шәһәренең 6 нчы Балалар рәсем сәнгате мәктәбе).

Конкурсның махсус бүләгенә Галиәкбәрова Юлия (Казан шәһәренең 1 нче Балалар рәсем сәнгате мәктәбе) лаек булды. Жюри икенче категориядә 1 нче урын алган Алинә Нәҗмиеваны РФ Президентының 325 нче “Талантлы яшьләргә дәүләт ярдәме турында” Указы (2006 нчы елның 6 нчы апреленнән) нигезендә бирелүче Премиягә тәкъдим итте.

Конкурс 2009 нчы елның 9 нчы гыйнварында үткәрелде. Анда Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Мамадыш, Лениногорский, Яшел Үзән, Азнакай, Аксубай, Чирмешән, Яңа Чишмә, Алексеевский мәктәпләреннән 108 укучы катнашты.

Конкурс 1991 нче елдан бирле ел саен өч юнәлештә үткәрелә: рәсем, сынлы сәнгать, композиция. Конкурсны оештыручылар: ТР Мәдәният министрлыгы, Мәдәният һәм сәнгать уку йортларының методик кабинеты, Н.И.Фешин исемендәге Казан рәсем сәнгате училищесы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International