2013 елда Чаллы татар драма театрының спектакльләрен 36 меңнән артык кеше караган.
Театрның тамаша залы 200 кешелек. Тамашачылар япон язучысы Кобо Абэның «Женщина в песках» әсәре буенча куелган «Ком ял итми» драмасы, француз драматургы Жеральд Сиблейрас әсәре буенча куелган «Тирәкләр шаулый җилдә» трагикомедиясен аеруча яратып караган.
Хәзер режиссер Фаил Ибраһимов җитәкчелегендәге труппа Аяз Гыйләҗевның «Өч аршын җир» пьесасы буенча спектакль әзерли.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте