«Эрмитаж-Казан» үзәгендә «импрессионистлар» лотереясе оештырыла

2014 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында лотерея оештырылды: 1 февральдән 20 февральгә кадәр «Француз импрессионистлары һәм аларның чоры» дигән күргәзмәгә  килгән һәркем  акциядә катнаша ала.  

Лотереяне уйнату 21 февральдә  кичке сәгать алтыда «Эрмитаж-Казан» үзәгендә узачак. Чарага лотореядә катнашкан билетлар белән генә кереп була.

Мәгълүмат өчен: (843) 567-80-32, (843) 567-80-34, hermitage-kazan@mail.ru.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International