15 гыйнварда Нәҗип Җиһановның 103 яшьлеге уңаеннан аның Арча зиратындагы каберенә чәчәкләр куелды һәм музеенда «Нәҗип Җиһановның музыка мирасы: балаларга һәм яшьләргә эстетик тәрбия биргәндә композиторның фортепиано өчен иҗат ителгән әсәрләрен файдалану» дигән темага түгәрәк өстәл узды.
Аның барышында Н.Җиһановның балалар өчен фортепиано музыкасы, шул исәптән әле беркайчан яңгырамаганнары да, башкарылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте