Бүздәк районында «Биеп ачыла күңел» дигән татар халык җырлары һәм биюләре бәйрәме узды. Бәйрәмне «Килем» тарих-мәдәният үзәге һәм әлеге районның Мәдәният йорты оештырды. Чарада Килем авылы һәм күрше авыллар халкы катнашты.
Чараны алып баручылар милли биюләр һәм уеннарның барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. Борын-борыннан Бүздәк районының татар авылларында яшәп килгән «Капкалы», «Җебегән», «Миңа иптәш кирәк» фольклор җырлы-биюле уеннар күрсәтелде.
Театральләштерелгән тамаша җыр-биюләрдән, әйлән-бәйләннән башланды, аннан соң җай гына бер уеннан икенчесенә күчеп бердәм композиция тәшкил итте. Гомумән алганда бәйрәм татар фольклорының барлык байлыгын ачты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте