24 гыйнварга кадәр В.Потанин исемендәге хәйрия фондының «Үзгәрүче дөньяда үзгәреш кичерүче музей» XI грант конкурсында катнашуга гарызнамәләр кабул итү дәвам итә.
Әлеге ел саен уздырыла торган конкурс бөтен Россиядә аеруча кызыклы музей проектларына ярдәм итә. Быел беренче тапкыр анда киң җәмәгатьчелек өчен ачык булган ведомство музейлары катнаша ала. Квоталар системасының бетерелүе нәтиҗәсендә һәр федераль округтан финалга чикләнмәгән сандагы гарызнамәләр үтә ала.
2013 - 2014 елларда конкурсның гомуми грант фонды 20 миллион сум тәшкил итә. Заманча карашлы, үзенчәлекле идеяле, төбәкнең үсешенә ярдәм итүче һәм башкарылган проектлар җиңүче дип табылачак.
Һәрбер федераль округта конкурсның төбәк координаторлары эшли, алар 17 гыйнварга кадәр гарызнамәләр бирү тәртибен аңлатачаклар.
Мәгълүмат өчен: Софья Пантюлина, конкурсның әйдәүче координаторы. Тел.: (+7 910) 417 5571, manager.amcult@gmail.com. Юлия Смольченко, конкурска мәгълүмати ярдәм. Тел.: (+7 968) 542 5288, pr.amcult@gmail.com
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте