4 – 8 февральдә Камал театры бинасында Әлмәт татар дәүләт драма театры гастрольләре узачак.
Әлмәт театры татар классиклары пьесалары буенча куелган спектакльләр премьералары тәкъдим итәчәк. Таҗи Гыйззәтнең «Кыю кызлар», Хәй Вахитның «Күк капусы ачылса» спектакльләре шундыйлардан. Бу спектакльләр һәм Илгиз Зәйниевның «Кардәшләр», «Әрем исе» спектакльләре Камал театрының зур сәхнәсендә уйналачак.
Кече сәхнәдә тамашачылар Бертольд Брехтның «Туй», Уильям Шекспирның «Ромео һәм Джульетта» спектакльләрен, шулай ук Туфан Миңнуллинның балалар өчен язган әсәрләре буенча куелган спектакльләрне карый алачаклар.
Гастрольләр 8 февральдә театральләштерелгән концерт белән тәмамланачак.
Хөрмәтле журналистлар! 21 гыйнварда 11 сәгатьтә Камал театрының матбугат үзәгендә (301 ауд.) Әлмәт театры гастрольләренә багышланган матбугат конференциясе узачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте