«Раифа. Вакыт агышында чагылышы» күргәзмәсе Чуваш дәүләт сәнгать музее залларында ачылды

2014 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

14 гыйнварда  Чуваш дәүләт сәнгать музее залларында «Раифа. Вакыт агышында чагылышы» дигән күргәзмә ачылды.  Ул Раифадагы Богородицкий ирләр монастыренең 400 еллыгына багышланган.

Әлеге проектны Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының «Сәнгать галереясе» муниципаль автоном учреждениесе оештырган.  Әлеге проектның максаты – илебез горурлыгы булган тарих, архитектура һәм дини һәйкәлләрне торгызу проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Күргәзмәдә Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге әгъзалары – Зөфәр Гыймаев, Әлфия  Ильясова,  Евгений Голубцов, Анатолий Крылов, Ирина Антонов, Дилә Барышева эшләре куелган.

Күргәзмә 9 февральгә кадәр эшләячәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International