Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Туган көн» концерты үтә

2009 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

15 нче гыйнварда сәгать 18.00 да Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең Атказанган, Татарстанның халык артисткасы Әлфия Авзалованың туган көненә багышланган “Туган көн” концерты үтә.

 

Концертта Хәмдүнә Тимергалиева, Газинур Фарухшин, Лилия Муллагалиева, Рәсим Низамов, Сания Габидуллина, Кәрим Габидуллин, Равил Шәрәфиев, Алмаз Хәмзин, Хәлим Җәләй, Фердинанд Хафизов, Рөстәм Вәлиев (баян), Кирам Сатиев (баян) катнаша.

Әлфия Авзал кызы Авзалова 1933 нче елның 15 нче гыйнварында Татарстан Республикасының Актаныш районы Актаныш авылында туа. 1952 нче елда  Татар җыр һәм бию ансамбленә солист булып эшкә чакырыла. Тавышының сирәк очрый торган искиткеч матур тембры белән  (тулы диапазондагы альт) ул тиз арада Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең иң төп солистларының берсе булып китә. Ансамбльдә эшләү дәверендә җырчы С.Гәбәши, А.Ключерёв, М.Мозаффаров, З.Хәбибуллин һәм башка бик күп композиторларның иң катлаулы әсәрләре белән бергә, татар халкының борынгы һәм заманча җырларын оста итеп башкара.

Советлар Союзы буенча гострольләрдә йөргәндә, Ә. Авзалова башка халыкларның инде онытылып барган борынгы җырларын туплый. Аларны үз репертуарына кертеп, яңа төсмер һәм үзенчәлекле яңгыраш бирә. Һәм алар халыкның иң яратып тыңлана торган җырларына әйләнә.

Соңрак татар дәүләт филармониясе Ә.Авзаловага үзенең концерт группасы белән бергә, аккомпанияләү өчен эстрада уен кораллары ансамблен  оештырырга тәкъдим итә. Яңа оешкан  ансамбль белән, җырчы Урта Азия һәм Балтыйк буе республикаларында гастрольләрдә була, Россиянең бик күп шәһәрләрендә чыгышлар ясый .

Ә.Авзалова һәрвакытта да күренекле композиторлар, шагыйрьләр һәм башка сәнгать әхелләре белән тыгыз иҗади элемтәдә тора. Ул бөтендөньяга танылган күренекле җырчы, дөнья халыклары җырларын башкаручы Ирма Петр кызы Яунземнан осталык дәресләре ала. И.П.Яунзем белән берлектә хәзерләнгән концерт программасы белән Ә.Авзалова Советлар Союзының төрле почмакларында һәм чит илләрдә дә чыгышлар ясый. Дөнья халыклары җырларын пропагандалаган өчен Тынычлык саклау комитеты Советының “Дөнья халыклары арасында дуслыкны ныгыту эшчәнлеге өчен” Мактау грамотасы белән бүләкләнә (1960).

Ә.Авзалова ике тапкыр Кызыл Байрак хезмәт ордены белән бүләкләнә, РСФСРның атказанган  артисты һәм Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исемгә, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International