Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева Мәскәүдә РФ Мәдәният министрлыгының Хәзерге заман сәнгате һәм халыкара мәдәни элемтәләр департаменты директоры Алексей Шалашов белән очрашты.
Очрашуда мәдәният өлкәсендәге халыкара һәм регионара хезмәттәшлекне үстерү юллары, Татарстан мәдәният министрлыгының федераль оешма белән мөнәсәбәте тикшерелде. 2010 нчы елда Россиянең Франциядә, Франциянең Россиядә үтәчәк чараларында Татарстанның катнашуына аеруча басым ясалды.
Шулай ук быелның апрелендә Казанда үтәчәк Шанхай хезмәттәшлек оешмасына кергән илләрнең мәдәният министрлары киңәшмәсенә әзерлек мәсьәләләре тикшерелде. Киңәшмәнең темасы: “Мәдәни традицияләр һәм яшьләр”.