88 нче яшендә Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор, актер Сафьян Ибраһимовның вафаты сәбәпле Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры аның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Сафьян Шәрифҗан улы Ибраһимов 1926 елның 24 августында Казанда туа. Балачактан җырга-көйгә һәм театрга гашыйк булган 10 яшьлек малай берзаман үзе мандолина ясый да, туган-тумачаларын таң калдырып шунда уйнарга өйрәнә. Тора-бара оста егет авыз гармунын, башка төрле гармуннар, аккордеонны да «сандугачтай сайрата» башлый. 1948 елда «германнарда» ясалган баян сатып ала, бу музыка коралы аның аерылгысыз дустына әверелә.
Сафьян Ибраһимов халык иҗаты йортында укый, музыкант һәм педагог булып эшли. 1959 елда аны Күчмә театрга (хәзер Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры) эшкә чакыралар. Ул анда музыка часте мөдире булып озак еллар дәвамында, пенсиягә чыкканчы тырыш һәм игелекле хезмәт куя. Театрда эшләгән елларында йөздән артык спектакльгә музыка яза, артист буларак күп кенә спектакльләрдә уйный.
Сафьян Ибраһимов дүрт йөздән артык җыр авторы. Аның күп кенә җырлары халыклашып киткән.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте