Башкортостанда Фатыйх Кәримнең тууына 105 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды

2014 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Башкортстанның Бүздәк районындагы «Килем» тарих-мәдәният үзәгендә  Фатыйх Кәримнең тууына 105 ел тулуга багышланган  «Чәчәкләргә төренеп эзем кала, җырым кала үткән юлымда...» дигән тематик күргәзмә ачылды.

Фатыйх Кәрим (1909 - 1945) – татар язучысы, шагыйре. Аның иҗатында ватанпәрвәрлек, туган илне саклау, аның дошманнарга каршы тору көчен арттыру темасы гаять актуаль яңгыраш алды 1931 елга кадәр республиканың газет-журналларында эшли.

Ф. Кәримнең Бөек Ватан сугышы елларындагы иҗаты туган җиргә, туган халкына тирән мәхәббәт хисләре белән сугарылган. Ватан азатлыгы хакына татар халкының бөек бу улы сугыш кырларында башын салды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International