А. М. Горький исемендәге музейда Алена Мекешкина-Абдуллинаның шәхси күргәзмәсе ачыла

2009 елның 13 гыйнвары, сишәмбе

16 нчы гыйнварда сәгать 16.00 тә А.М.Горький исемендәге әдәби-мемориаль музейда яшь рәссам Алена Мекешкина-Абдуллинаның “Параллель дөньялар” дип аталган беренче шәхси күргәзмәсе ачыла. Моңарчы 5 ел дәвамында ул эшләрен Мәскәү рәссамнары һөнәри берлегенең Казан бүлеге күргәзмәләрендә тәкъдим иткән.

Күргәзмә экспрессионизм һәм абстракционизм элементлары белән катнаштырылган фэнтези стилендәге эшләрдән тора.

Экспозициянең беренче бүлегендә – идея һәм төшенчәләр табигать күренешләре, хатын-кыз образы аша сурәтләнгән картиналар. Рәссам фикеренчә, алар хатын-кыз башлангычын чагылдыра. Икенче бүлек – реаль образлардан торган абстракцияләр. Өченче бүлектә – югары акыл символы яки кайбер кешеләрнең икенче асылы булган аҗдаһа сурәтләре.

Күргәзмә 10 нчы февральгә кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International