11 февральдә 18 сәгать 30 минутта «УНИКС»ның концертлар залында 80-еллар да гаять популяр булган «Синяя птица» вокаль инструменталь ансамбленең хәйрия концерты булачак.
Билетлар сатудан кергән акча ДЦП диагнозлы балаларны дәвалауга биреләчәк.
«Балачак шатлыгы» хәйрия фонды - чараны оештыручы тамашачыларны онытылмаслык матур кичәдә катнашырга һәм әлеге изге эшкә үзләреннән өлеш кертергә чакыра.
Телефон: 211 99 45.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте