Кадерле дуслар! Сезне чын йөрәктән һөнәри бәйрәмегез – Россия матбугаты көне белән котлыйм!
Россиядә һәрвакыт матбугат сүзенә ышандылар һәм ышаналар. Журналистларның һөнәрилеге, объективлыгы, җаваплылыгы җәмгыятьнең тотрыклылыгын саклау һәм аның үсеше өчен мөһим. Татарстан инде күп еллар илнең медиабазарында массакүләм мәгълүмат чаралары саны буенча әйдәп бара. Бүген республикада 1020 даими басма теркәлгән: шул исәптән, 112 газета һәм 28 журнал татар, 4 газета чуаш һәм бер газета удмурт телендә нәшер ителә. Өлкән хезмәттәшләре һәм матбугат ветераннарыннан һөнәри бурычны үтәү җаваплылыгы эстафетасын кабул итеп, Татарстан журналистикасында елдан-ел яңа “йолдызлар” кабына.
Республика журналистлары үз язмаларын нигезле итеп язулары, актив эшләүләре белән аерылып торды, бүген дә алар рухи байлыкларны саклау һәм социаль гаделлекне торгызу өчен тырыша. Гаилә елында гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга зур өлеш керттеләр. 2013 елгы җәйге Универсиаданы Казанда үткәрү хокукын алудагы җиңүләрдә дә журналистларның активлыгын кыю итеп билгеләп була.
Бүген журналистларга, редакция, полиграфия оешмалары хезмәткәрләренә, матбугатны таратучыларга адресланган барлык теләкләргә ихлас кушылам. Аларга тагын бер тапкыр югары һөнәри осталык, җаваплылык һәм үз эшенә бирелгәнлекләре өчен рәхмәт әйтәсем килә.
Кадерле дуслар, чын күңелдән зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, иминлек телим!
ТР Премьер-министр урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева