Бөгелмә драма театрында Яңа ел бәйрәмнәре узды

2014 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

9 гыйнварда А.В.Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт драма театрында бәйрәм «марафон»ы тәмамланды. Ул 22 декабрьдә Кыш бабай һәм Кар кызы, төрле әкият геройлары, «Син дә телә теләк» спектакле белән башланып киткән иде.  

Соңрак бәйрәм гастрольләргә ялганды. Театр Бөгелмә районы авылларында «Олимпия чыршысы» дигән әкият уйнады.  Әлеге якты бәйрәм вакытында барлыгы  77 спектакль һәм тамаша күрсәтелде.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International