Авылларда Раштуа бәйрәмнәре дәвам итә. Бу көннәрдә багулар, тылсымлы йолалар уздыру, шамакайлар киемнәрен киеп коляда җырлары башкару гадәткә кергән. 90 еллар башларында Казанда бу традицияләрне «Коляда» халык ансамбле яңартты.
11 гыйнварда Татарстан Республикасының Халыклар дуслыгы йортында «Святочные забавы» («Бәйрәм шаярулары») дигән концерт узды. Анда башкалабызның рус фольклор ансамбльләре чыгыш ясады.
Сәхнәдә күпләргә мәгълүм коллективлар – «Коляда», «Лад», «Красная горка», «Оберег», «Не любо – не слушай» ансамбльләре чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте