14 нче гыйнварда сәгать 19.00 дә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Россиянең Атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Альберт Асадуллинның 60 яшьлек юбилеена багышланган бенефис үтә.
Альберт Асадуллинны котларга Илһам Шакиров, Салават, Венера Ганиева, “Казан егетләре”, “Зө-ләй-лә” триосы киләчәк.
Кичә «Орфей һәм Эвридика» рок-операсы фрагменты белән башланачак. Аннан соң Асадуллинның яраткан төркемнәре җырларыннан торган рок-попурри яңгыраячак. Классик, этник, эстрада һәм джаз юнәлешләрен берләштергән “Энҗеләр” проектының музыкаль кисәкләрен дә ишетергә мөмкин булачак.