5 гыйнвар көнне Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры артистлары Яшел Үзән районының Норлат балалар йортында тәрбияләнүчеләргә чып-чын Яңа ел әкияте бүләк итте.
Кариевлылар нәниләргә күчтәнәч итеп Шамил Фәрхетдиновның “Кышкы әкият” спектаклен алып барган иде. Спектакльдән соң артистлар балалар белщн бергә чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, Кыш бабай белән Карчәчәккә шигырьләр сөйләделәр.