Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы белән «Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» программасы төп чараларының планы расланды.
Чаралар программасында - «Гомум тел – билге» күргәзмә проекты, «Күренекле мәгърифәтчеләр Мәхмәт Акиф Эрсой һәм Габдулла Тукай» халыкара симпозиумы, сынчыларның халыкара симпозиумы, «Төрки дөньяда күн эше» II халыкара фестивале, VII Болгар форумы, «Төрки халыкларның әдәбияты һәм музыка сәнгате чыганаклары һәм аларның үсеше» халыкара фәнни-гамәли конференциясе, «Төрки дөнья» музыка фестивале һәм башкалар.
«Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» елын ачу тантанасы 26 апрельдә – Г. Тукайның туган көнендә узачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте