Әлмәтнең 1 номерлы урта мәктәбендә Әлмәт шәһәрендәге әдәби хәрәкәт тарихы музее ачылды

2014 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Узган елның декабрендә Әлмәтнең 1 номерлы урта мәктәбендә Әлмәт төбәгендәге әдәби хәрәкәт тарихы музее ачылды. Ул язучы  Гариф  Ахунов  исемен йөртә. Мондый музей булдыру – ике шагыйрә Наилә Ахунова һәм  Екатерина Аничкина, мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Кильдюшеваның уртак фикере. Музей проекты Е.Кильдюшева тарафыннан эшләнә һәм «Шәфкатьлелек технологиясе» дигән республика яшьләр форумында җиңеп чыга, шул рәвешчә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу проектны гамәлгә ашыруга ярдәм күрсәтә.

Музей тарихи, фәнни, сәнгати кыйммәткә ия булган әйберләрне һәм рәсми кәгазьләрне туплау, өйрәнү һәм күрсәтү белән шөгыльләнәчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International