Татарстан Республикасы Милли музеенда хәйрия Чыршы бәйрәмнәре

2014 елның 6 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Милли музеенда күп еллар дәвамында дәвалап тернәкләндерү мәктәпләре, интернат-мәктәпләр, балалар йортлары һәм приютларда тәрбияләнүчеләр, ишле балалы, патронаж һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, инвалид балалар  өчен махсус Яңа ел программалары оештыру традициягә керде.  30 декабрьдә Республика клиник хастаханәсендә дәваланучы балалар өчен чара уздырылды.  Балалар Кыш бабай һәм Кар кызы белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, җырладылар, биеделәр, табышмаклар чиштеләр.  Милли кием кигән кызлар күңелле ярышлар уздырдылар. Берәү дә бүләксез калмады.  

5, 6 гыйнварда музейга килгән балалар рәхәтләнеп күңел ачты, музей экспозицияләре белән танышты, үз куллары белән уенчыклар ясарга, Яңа ел бүләкләре хәстәрләргә өйрәнде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International