Тылсымлы Яңа ел кичәсе яисә могҗизалы 12 адым

2014 елның 6 гыйнвары, дүшәмбе

Узган елның 26 декабрендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт  филармониясендә балалар өчен Яңа ел тамашалары башланды. Алар Раштуа бәйрәменә кадәр дәвам итәчәк.  Яңа ел якынлашкан көннәрдә һәр бала Кыш бабай һәм Кар кызы килүен көтә, әкияти тылсымлы вакыйгаларның чынга ашуы турында хыяллана, урман кунагы – чыршының  яшел чукларына елкылдап янып торган уенчыклар эләргә, төсле утлар кабызырга тели. Бу уенчыклар һәр йортка тылсым алып килә бит!

Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Дәүләт халык уен кораллары оркестры иң кечкенә тамашачылар өчен «Тылсымлы Яңа ел кичәсе яисә могҗизалы  12 адым» дигән яңа программа тәкъдим итә.  Әлеге спектакльдә Варя һәм Зина дигән бертуган ике кызчыкның Яңа ел маҗаралары бәян ителә.

Тамашада матур һәм үзенчәлекле  чыгышлар күп булды.  Казанның яшь иҗатчылары – балалар бию һәм җыр коллективлары үз осталыкларын күрсәтте. Әкиятнең ахыры матур тәмамланмаса, ул әкият тә булмый. Әлбәттә, яшь эзтабарлар Кыш бабайның эзенә төштеләр,  матур бизәлгән чыршы тирәли уйнап-биеп Яңа елны да каршы алдылар. Тылсымлы бию кичәсе һәр баланың йөрәгендә могҗизалы чаткы кабызды, онытылмаслык хатирәгә әверелде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International