Без һәммәбез Яңа ел бәйрәмнәренең могҗизалар алып килүен беләбез! Һәр кеше, олымы ул, кечеме, озак яшәп, тормыш тәҗрибәсе туплаганмы, яисә әле яңарак кына биләүдән төшеп, тәүге адымнарын атлыймы – барыбер, бу бәйрәм көннәреннән гаҗәеп, тылсымлы вакыйгалар, кадерле бүләкләр, шатлык-сөенечләр көтә. Артык зур булмаган могҗизаларны кеше үз куллары белән дә иҗат итә ала.
Татарстанның табигать тарихы музее үзенең кунаклары өчен көтелмәгән тылсымлы “күчтәнәч” әзерли. Бар нәрсә дә гап-гади: билгеле бер вакытта музей залларының берсендә тамашачыларны Яңа ел бүләге көтә. Залларның кайсында, кайчан нәрсә буласын бер кем дә алдан белми. Бу табышмакка җавапны балалар һәм аларның әти-әниләре бергәләп музей экспозицияләрендә табарга тиеш була. Акция 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
Мәгълүмат өчен: 567-80-37
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте