Татарстан Республикасының атказанган артисты, күп кенә халыкара конкурслар лауреаты Владимир Васильев Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Музыкаль-әдәби лекторие сәнгать җитәкчесе итеп билгеләп куелды.
Бөек Ватан сугышы елларында ачылган Филармониянең музыкаль-әдәби лекторие әлеге учреждениенең беренчеләрдән буларак оештырылган һәм иң хәрәкәтчән иҗат коллективы. Тирәнтен уйлап төзелгән программалар ярдәмендә лекторий артистлары төрле катлау тамашачыларны музыка мәдәнияте җәүһәрләре белән таныштырырга омтылалар. Лекторий программалары тематикасы гаять төрле. Монда язучыларның, шагыйрь һәм композиторларның тәрҗемәи хәлләре дә, музыка уен кораллары турындагы бәяннәр дә, төрле музыкаль әсәрләрнең язылу тарихын көйле иллюстрацияләр белән бизәп сөйләүләр дә кулланыла. Артистларның репертуары жанр һәм стиль төрлелеге хас. Болар - рус, татар һәм чит ил композиторларының опера һәм камера, вокаль һәм инструменталь әсәрләре, классик романслар һәм җырлар, халык җырлары.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте