Икенче ел рәттән 31 декабрьдә Чаллы дәүләт курчак театры артистлары 2 нче номерлы шәһәр балалар хастаханәсенең хирургия бүлегенә киләләр.
Балалар хастаханәсенә килү балалар театрында матур гадәткә әверелеп бара.
Яңа ел алдыннан сигез бала Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу бәхетенә иреште. Балалар күңел ачтылар, җырладылар, биеделәр, Кыш бабай белән Кар кызына һөнәрләрен күрсәттеләр. Ахырдан һәр балаларга татлы бүләкләр тапшырылды.
Театр коллективы тагын бер кат җир йөзендә могҗизалар булып торуын исбатлады. Гаилә белән үткәрелә торган иң тантаналы бәйрәмдә хастаханәдә ятарга мәҗбүр булсалар да, балалар үзләрен тылсымлы дөньяда кебек хис иттеләр.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте