28, 29, 30 нчы декабрьдә сәгать 18.00 да М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында опера сәхнәсе йолдызлары катнашында «The Night of Bel Canto» дип аталган Яңа ел балы була.
Тамашачыны тенорлар – Россиянең Атказанган артисты Әхмәт Агади (Мариин театры), Альберто Ельмони (Италия), Георгий Ониани һәм Евгений Тарунцов (Германия), Михаил Векуа һәм Алексей Долгов (К.Станиславский һәм В.Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү академия музыкаль театры) парады көтә. Концертта шулай ук Ирина Самойлова (“Геликон-Опера”), Россиянең Атказанган артистлары Валентина Кособуцкая, Владимир Огнев (Мәскәү), Владимир Самсонов, Ирина Макарова катнашачак. Музыкаль җитәкче һәм дирижер – маэстро Марко Боэми (Италия). "The Night of Bel Canto» программасы музыкаль сюрпризларга, үткен юморга, көтелмәгән сюжет борылышларына бай булачак. Режиссер – Гүзәл Хәйбуллина.
Кичәдә И.Штраус, Дж. Пуччини, Дж.Верди, Ж.Оффенбах, Ф.Зуппе, П.Чайковский, А.Петров әсәрләре яңгыраячак. Тәнәфестә Казан хореография училищесы укучылары катнашында бал булачак.
Гаҗәеп тавышлар, классик музыка җәүһәрләре, сәхнә бизәлеше, Вена филармониясенең Алтын залына охшаш җиһазлау - барысы да тамашачыга яңа ел могҗизасын тою хисе һәм яхшы кәеф бүләк итәчәк.