«Күптавышлы Казан»: шәһәр җәмәгать транспортында Россия халыклары телләре көненә багышланган музыкаль флешмоб узды

2026 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Россия халыклары телләре көне уңаеннан 7 һәм 8 сентябрьдә Казанда музыкаль флешмоб үтте – автобусларда, троллейбусларда һәм метрода шәһәребездә яшәүче халыклар телләрендә җырлар яңгырады.

Танылган артистлар, музыка югары уку йортлары студентлары һәм милли берләшмә активистлары республикада яшәүче халыклар телләрендә җырлар башкарды:

• рус телендә: Инсаф Ганибаев – Казан дәүләт консерваториясе студенты, Татарстан Республикасы Рәисе стипендиаты, бөтенроссия һәм республика конкурс-фестивальләре җиңүчесе һәм лауреаты;

• татар телендә: Рөстәм Хөсәенов – бөтенроссия һәм республика конкурс-фестивальләре җиңүчесе;

• мари телендә: Лиана Федорова – этномузыколог;

• чуаш телендә: бертуган София һәм Стефания Чаркиналар – Татарстан Республикасының Чуаш милли-мәдәни автономиясе активистлары, бөтенроссия һәм республика конкурс-фестивальләре җиңүчеләре;

• азәрбайҗан телендә: Камила Алескерова – актриса, җырчы, Татарстанның «Азәрбайҗан милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасының яшьләр хәрәкәте җитәкчесе, иҗади конкурслар җиңүчесе һәм яшьләр, хәйрия проектларында актив катнашучы;

• тыва телендә: Кайгал Куулар – Казан консерваториясе студенты, Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең фольклор бүлеге педагогы;

• мари һәм удмурт телләрендә: «Zakaria» фолк-төркеме – Татарстан Республикасындагы яшьләр күпмилләтле фолк-төркеме;

• якут телендә: Айысхаана – Якутиядән башкаручы.

Акциянең төп максаты – шәһәрдәге телләр төрлелеген күрсәтү. Җанисәп мәгълүматлары буенча, Казанда 115 тән артык милләт вәкиле яши.

Шәһәр халкы артистларны җылы каршы алды: күпләр чыгышларны видеога төшерде, кушылып җырлады һәм күтәренке кәеф өчен рәхмәт белдерде.

Акцияне оештыручы – Казан Мэриясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International