12 нче гыйнварда сәгать 18.00 да В.И.Качалов исемендәге Казан Дәүләт Рус Академия театрында “Раифаның Раштуа бүләге” дип аталган хәйрия концерты үтәчәк. Анда балалар коллективлары һәм Татарстан җыр сәнгатенең “йолдызлары” катнашачак.
Бу кичне сәхнәдә “Алтын микрофон” ансамблен, халыкара конкурслар лауреаты Зарина Бикмуллинаны, “Примавера” Казан дәүләт камера оркестры, опера театры солисты Владимир Васильев, баянчы Владимир Федотовны, “Притча” ансамблен, Казанның Богородицкий ирләр монастыре хорын, романслар башкаручы Юлия Җиһаншинаны күрергә мөмкин булачак. Концертта ике юбилярны – 20 елдан бирле Казан кафедрасын җитәкләүче Казан һәм Татарстанның архиепископы Анастасийны һәм архимандрит Всеволодны котлаячаклар.
Тәнәфестә балаларга бүләкләр өләшенәчәк, истәлеккә Раифада тәрбияләнүчеләрнең эшләнмәләрен алып китәргә мөмкин. Аларны хәйрия базарында сатачаклар.
Концертка билетлар епархия мәхәлләсе, балалар һәм картлар йортлары аша бушлай таратыла.
ММЧ ны аккредитацияләү 89063248011 телефоны аша.