Бакый Урманчы исемендәге Премиягә дәгъва кылучыларның VI конкурсына гаризалар кабул ителә башлады

2008 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

2008 нче елның 25 нче декабреннән 2009 нчы елның 1 февраленә кадәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының рәсем сәнгате һәм сәнгать белеме өлкәсендәге Бакый Урманчы Премиясенә дәгъва кылучыларның VI конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Конкурс рәсем сәнгате, графика, скульптура, декоратив сәнгать, сәнгать турындагы фән, теория, тәнкыйть, сәнгать белеме номинацияләрендә үткәрелә.

 Бәйгенең нәтиҗәләре рәссамның туган көнендә – 22 нче февральдә билгеле булачак. Премия тапшырганда Татарстан Республикасының Дәүләт рәсем сәнгате музеенда номинантларның күргәзмәләре дә тәкъдим ителәчәк.

 Премия 1998 нче елда ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан бирелә башлаган. Беренчесе 1999 нчы елда тапшырылган. Ике елга бер тапкыр февраль аенда бирелә торган Премиягә республиканың 16 рәссамы лаек булган. Алар арасында скульпторлар Нәүфәл Адылов, Ася Минулина, рәссамнар Илдар Зарипов, Абрек Абзгильдин, Рәшит Газиев, Зөфәр Гимаев, графика осталары Ирина Колмогорцева, Фәридә Хасьянова, Григорий Эйдинов, декоратив-гамәли сәнгать рәссамнары Софья Кузьминых һәм Анатолий Егоров бар. Сәнгать белеме үсешенә өлеш керткән өчен премия Анатолий Новицкийга бирелгән.

 Конкурста катнашу өчен гаризалар alina.garaeva@tatar.ru яки damir.natfullin@tatar.ru електрон адресы, (843) 264-75-13 факс номеры аша кабул ителә.

Өстәмә мәгълүматны (843) 264 74 49, (843) 264 75 13 номерлары буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International