Чаллы дәүләт курчак театрында Яңа ел хәйрия тамашасы узды

2013 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

23 декабрьдә Чаллы дәүләт курчак театрында «ДЦП фонды»на керүче балалар өчен Яңа ел хәйрия тамашасы узды.  

Бәйрәм программасында «Снегурушка»  спектакле күрсәтелде. Анда театрның танылган артистлары катнашты. Тамаша тәмамлангач, балалар алдында клоуннар чыгыш ясады.   Бәйрәм Кыш бабайдан һәм Кар кызыннан татлы бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Балалар җиде ел дәвамында «Ватан» төзелеш предприятиесеннән бүләкләр алалар, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәтеннән.

8(8552)38-07-78

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International