Бүген Министрлар Кабинетында тантаналы рәвештә Татарстанның Муса Җәлил исемендәге премияләре тапшырылды.
Республикада беренчеләрдән диярлек гамәлгә куелган бу премиягә лаек дип табылган 6 лауреатны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков котлады. Тантаналы чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасының Халык шагыйре Разил Вәлиев, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Республикасы яшьләр, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов катнашты.
Быел 17 нче тапкыр тапшырыла торган әлеге премия 1968 елда гамәлгә куелган.
Татар театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе һәм Ркаил Зәйдулланың «Үлеп яратты» спектаклендә Корбан һәм Туфан Миңнуллинның «Мулла» спектаклендә Әсфәндияр образларын тудырганы өчен Камал театры артисты Эмиль Талиповка 1 нче премия тапшырылды. Республиканың милли музыка сәнгатен пропагандалавы, җөмләдән, «Сеембикә канаты», ораториясе, «Изге ядкәр» арт-операсы һәм «Зәйтүнәкәй» музыкаль драмасы өчен композитор Эльмира Галимова шулай ук лауреат исеме алды.
Татар мультфильмнары коллекциясе өчен «Татармультфильм» иҗат берләшмәсе (директоры Азат Ганиев) бүләкләнде.
Татар әдәбияты үсешенә өлеш кертүе, «Дүртенче кат... Бишенче кат...», «Җылытасы килә дөньяны» шигырь җыентыклары өчен шагыйрь Ленар Шәехов, шулай ук «Каралама» шигырь китабы өчен шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин бүләккә лаек булды.
Фән үсешенә зур өлеш кертүе, «Фундаменталь системалы алым кулланып радио-үтәкүренмәле композицион материалларны проектлау» фәнни хезмәте өчен Казан милли тикшеренү технологик университеты профессоры Николай Улитин шулай ук премиягә лаек булды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте