28 июнгә кадәр Яр Чаллыда (Татарстан Республикасы) Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәмендә III Бөтенроссия милли театрлар фестивале уза. Бер атна дәвамында тамашачылар Башкортстан, Ингушетия, Мари Ил Республикасы, Мордовия, Татарстан һәм Хакасия иҗат коллективларының үзенчәлекле һәм төрле куелышларын карый ала. Зур масштаблы фестивальдә 200дән артык кеше катнаша – милли театрлар вәкилләре, мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре, театр тәнкыйтьчеләре һәм сәнгать белгечләре.
Беренче милли театрлар фестивале 2024 елда Калмыкия Республикасында узды һәм шундук илнең иң мөһим театр вакыйгаларының берсенә әверелде. Бер елдан эстафетаны Хакасия Республикасы кабул итте, ә хәзер катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы каршы ала.
Татарстан Республикасы Мәдәният министры Ирада Әюпова сүзләренә караганда, «Татарстан өчен III Бөтенроссия милли театрлар фестивален кабул итү – зур хөрмәт һәм аерым җаваплылык. Россиядә игълан ителгән Халыклар бердәмлеге елы бу вакыйгага аерым әһәмият һәм мөһим гомумимилли мәгънә бирә. Бу ел шулай ук театр җәмәгатьчелеге өчен зур юбилейлар чылбыры белән билгеләнгән: Александринский театрына 270 ел, Зур театрга 250 ел, Театр эшлеклеләре берлегенә 150 ел һәм татар профессиональ театрына 120 ел. Бу контекстта фестиваль уңышлар күзәтүе генә түгел, ә уникаль милли традицияләргә нигезләнгән Россия мәдәни мәйданының дәвамлылыгы һәм бердәмлеге символына әверелә».
Барлык спектакльләр дә фестивальнең рәсми сайтында онлайн-трансляцияләр белән озатыла.