19 нчы декабрь көнне сәгать 14.00 дә Шәриф Камалның Музей-фатирында үзенчәлекле кичә үтәчәк. Бу көнне биредә Камаллар гаиләсенең дусты – композитор Салих Сәйдәшевнең шәхси әйберләрен күрергә мөмкин булачак.
Чара татар музыкасына нигез салучыларның берсе булган Салих Сәйдәшевнең тууына 108 ел тулуга багышлана. Анда композиторлар, театр белгечләре, артистлар, Казан консерваториясе һәм Р.Яхин исемендәге Музыка мәктәбе укучылары катнашачак.