Камал театры яңа спектакль тәкъдим итә

2008 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе

22 нче декабрь көнне сәгать 11.00 дә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында “Бәби” музыкаль спектакленең премьерасына багышланган матбугат-конференциясе була.

Конференциядә спектакльнең авторлары – Фәрит Бикчәнтәев, Илгиз Зәйниев, Резеда Ахиярова, Юрий Чаплин, Рәшит Газиев, театр директоры Шамил Закиров, шулай ук спектакльдә уйнаучы яшь актерлар катнашачак.

Сәгать 12.00 дә Камал театрының Зур сәхнәсендә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен спектакльне кабатлау-тәкъдим итү башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International