Сынлы сәнгать музеенда Кондрат Максимовның юбилеена багышланган күргәзмә ачыла

2008 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе

19 нчы декабрь көнне сәгать 14.00 дә Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музеенда Татарстан Республикасының Халык рәссамы, Россия Федерациясенең Атказанган рәссамы Кондрат Максимов әсәрләре күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә останың тууына 115 ел тулуга багышланган.

Дәүләт музее халыкка Кондрат Евдоким улының 70 кә якын эшен тәкъдим итә. Күргәзмәдә рәссамның кызы Иринаның да 50 дән артык эшен күрергә мөмкин булачак.

Максимов Кондрат Евдоким улы 1894 нче елның 12 нче мартында Киров өлкәсе Шишкино авылында туган.

1914-1917 нче елларда Казан сәнгать мәктәбендә укыган.

1957 г. – “ТАССРның Атказанган сәнгать эшлеклесе” исеме бирелә.

1960 г. – “ТАССРның Халык рәссамы” исеме бирелә.

1974 г. – “РСФСРның Атказанган рәссамы” исеме бирелә.

Рәссам Казанда яшәгән һәм иҗат иткән. 1981 нче елда вафат булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International