Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Филармониада» VI Халыкара сәнгать фестивале узды

2013 елның 17 декабре, сишәмбе

5-14 декабрь көннәрендә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә ТР Хөкүмәте ярдәме белән «Филармониада» VI Халыкара сәнгать фестивале узды. «Филармониада» сәхнә сәнгатенең барлык жанрларын үз эченә алган уникаль проект.

Беренче тапкыр фестиваль 2008 елда, дөньякүләм танылган сәнгать осталары ярдәмендә югары дәрәҗәдәге сәнгатьне күрсәтү, яңа исемнәр ачу максаты белән үткәрелде.

Быелгы фестиваль кысаларында казанлылар һәм шәһәр кунаклары 10 көн дәвамында классика, джаз, нәфис сүз, бию, фольклор, эстрада коцертларын тамаша кылдылар.

Быелгы фестиваль циклы үзенең эчтәлеге һәм киңкырлылыгы, фестивальнең географиясе киңәю белән аерылып тора. “Филармониада” программасына филармониянең үз коллективларыннан тыш илнең иң популяр аккордеончысы Валерий Ковтун, совет чоры һәм Россия киносы һәм театрының легендар шәхесе Василий Лановой, үзенең Пародияләр театры белән пародист Владимир Винокур, атаклы шоумен, кино һәм театр актеры Юрий Стоянов, Мәскәү филармониясенең “Мадригал” солистлар ансамбле, П.М.Милославов исемендәге Идел рус халык дәүләт хоры, “Indialucia” ансамбле (Польша – Индия), дөнья күләмендәге джаз йолдызы Шеймус Блэйк (АКШ),  талантлы яшь вокалистлар Марат Гали (Мәскәү шәһәре), Сабина Вахабзаде (Әзербайҗан), дөньяның иң яхшы яшь баритоны Амартувшин Энхбат  (Монголия) чыгышлары кертелде.

Сәнгать фестиваленең ачылу тантанасы Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле һәм Чуашстанның дәүләт академия җыр һәм бию ансамбленең “Бергәләшеп” дип аталган концерты белән башланып китте.

14 декабрьдә ябылу кичәсендә Россиянең халык артисткасы Светлана Безродная җитәкчелегендәге Россия дәүләт академия камера “Вивальди-оркестр”ы чыгыш ясады.

Филармониянең матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International