16 декабрьдә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Казахстан көненә багышланган тантаналы кичә узды.
22 ел элек, 1991елның 16 декабрендә Казахстан – элеккеге Советлар Союзы республикасы үзенең бәйсезлеге турында игълан итте. Шул вакыттан бирле Бәйсезлек һәм дәүләт суверенлыгы көне Казахстанның төп милли бәйрәмнәренә әйләнде.
Кичә Казахстан гимнын яңгыратудан башланды. Шуннан соң тамашачыларга Татарстан Республикасы Халыклар ассамблеясе Советы Рәисе, Татарстанда яшәүче казахларның милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Сәгыйть Джаксыбаев мөрәҗәгать итте: «Менә 22 ел дәвамында инде Казахстан уңышлары, халкы тормыш-көнкүрешенең сыйфаты яхшыру белән шатландыра. Мин Татарстан һәм Казахстан халыкларының дус-тату яшәвенә шаһитмын. Безнең халыкларыбыз бик күп еллар үзара тыгыз багланышта яшиләр. Һәммәгезне әлеге күркәм бәйрәм белән котлыйм һәм бәхет, яңа казанышлар телим».
Сәхнәдән Казахстан турында күп кенә җылы сүзләр яңгырады. Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов фикеренчә, казах җырларында, биюләрендә халыкның үз республикасына, тарихына мәхәббәте, аның бәйсезлеге өчен горурлыгы чагылыш таба.
Тантаналы өлештән соң тамашачылар хозурына концерт тәкъдим ителде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте