Татарстан Республикасы Милли музее фондларыннан Берлинга барып җиткән байрак алып чыгарылачак

2026 елның 4 мае, дүшәмбе

6 майда сәгать 11дә Татарстан Республикасы Милли музеенда 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган «Байрак – Җиңү символы» тантаналы акциясе узачак.

Музей фондларыннан 146 нчы укчылар дивизиясе 280 нче артиллерия полкының байрагы тантаналы рәвештә алып чыгарылачак. Бу дивизия Татарстан АССР территориясендә оештырылган һәм Берлинны штурмлауда катнашкан. 1942 елда Татарстан АССР Югары Советы Президиумы бу байракны фронтка озатыла торган полкка тапшырган. 1961 елда сугыш изгелеге республиканың төп тарих музеена ССРБ Кораллы көчләр Үзәк музееннан килеп эләгә.

Байракны музей экспозициясенә чыгару Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Казан суворов хәрби училищесы курсантлары тарафыннан башкарылачак. Россия һəм Татарстан Республикасы гимннары яңгыраячак, бер минутлык тынлык игълан ителәчәк.

Чара программасында — «Балалар – Балаларга» проектының музей волонтерлары башкаруында фронт хатларын уку, шулай ук «Муса Җәлил. Шагыйрь һәм герой» документаль фильмын тәкъдим итү һәм күрсәтү (фильм «Созвездие кино» кинокомпаниясе тарафыннан төшерелгән). Фильмны режиссер А.А. Егорычев тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International