«Таткультресурсүзәк» ДБУ Татарстан Республикасының муниципаль мәдәният учреждениеләрен, мәдәният йортларын, авыл клубларын, китапханәләрне һәм музейларны «2026 елның Медиа-Лидеры» республика мәгълүмат эшчәнлеге конкурсында катнашырга чакыра.
Конкурс номинацияләре:
«ВКонтакте социаль челтәрендә иң яхшы җәмгыять»
«Иң яхшы рәсми сайт»
«MAXта иң яхшы канал»
Конкурста катнашу өчен 2026 елның 30 сентябренә кадәр документлар пакетын Оештыру комитетына e-mail: Al.Mustafina@tatar.ru адресына «Республика мәгълүмат эшчәнлеге конкурсы» дип билгеләп җибәрергә кирәк.
Тулы пакетта түбәндәгеләр булырга тиеш:
гариза (формасы – положениедә);
презентация (PPTX яки PDF, 20 слайдка кадәр);
шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык.
Конкурста катнашуның мәҗбүри шарты – сезнең интернет-ресурс гомумдоступлы булырга тиеш. Бер учреждениедән һәр номинация буенча бер гариза гына кабул ителә. Конкурс муниципаль мәдәният учреждениеләре өчен ачык (ТР Мәдәният министрлыгына караган дәүләт учреждениеләре катнашуга рөхсәт ителми).
«2026 елның Медиа-Лидеры» республика мәгълүмат эшчәнлеге конкурсының йомгаклары 2026 елның 1–31 декабрендә ясалачак. Һәр номинациядә җиңүчеләр I, II һәм III дәрәҗә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.
Тулырак мәгълүмат – Конкурс турында положениедә (түбәндә урнаштырылган).