Татарстан Республикасының Чүпрәле районында Татар әдәбияты көне узды

2013 елның 16 декабре, дүшәмбе

12 декабрьдә Татарстан Республикасының Чүпрәле районында Татар әдәбияты көне узды.

Татарстанның Язучылар берлеге делегациясе районның кайбер авыллары мәктәпләрендә булдылар, администрация башлыгы белән очраштылар.  

Чарада Татарстан Республикасының Халык язучысы Марсель Галиев, шагыйрь, «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире Зиннур Мансуров, язучы Нәбирә Гыйматдинова, КФУ профессоры, филология фәннәре докторы  Фоат Галимуллин, шагыйрь, «Ватаным Татарстан» газетасы мөхәррире Камил Сәгадәтшин, шагыйрь, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Әймәтов, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова, язучы Марат Әмирханов, шагыйрь, Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Матбугат үзәге җитәкчесе  Рифат Сәлахов катнашты.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International